Уен - балачак бизәге
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан 31 май көнне "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләрне бәйрәм белән котладык. Саф һавада алар өчен хәрәкәтле уеннардан торган "Уен - балачак бизәге" дигән балачак бәйрәмен үткәрдек.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.