Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хөрмәткә лаек инсан

17 майда мәдәният йортында күренекле якташыбыз, мәгърифәтче, дин әһеле, халык табибы, язучы Таҗетдин Ялчыголга багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Зәй районыннан ( нәсел дәвамчылары), Мамадыштан, Түбән Кама шәһәреннән (мәдәният идарәсеннән, китапханә берләшмәсеннән, Аксакаллар шурасыннан, язучылар берлегеннән), күрше авыллардан күп кенә кунаклар килде. Конференциядә укытучылар Гарипов Р.Ф., Гарипова Л.Р., китапханәче Фәрхетдинова Г.Р., 5 сыйныф укучысы Ибраһимов Данияр, авыл мәчете имамы Нияз хәзрәт, авылыбызның ак әбисе Рәйсә апа Абдуллина, мәдәният хезмәткәрләре Әхмәтшина Ф., Якупова Р. чыгыш ясадылар. Конференцияне әзерләде һәм алып барды Флера Гарипова.