Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ак алъяпкыч билләрдә...

14 майда китапханәнең "Чордашлар" клубында үткәрелгән очрашу Гаилә елына һәм Гаилә көненә багышланып "Ак алъяпкыч билләрдә" дип аталды. Гаилә - ул дөньяда яшәүче һәр кеше өчен бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаилә - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Билләренә ак алъяпкыч япкан хатын-кызлар - әбиләр, әниләр гаилә учакларын сүндермичә саклаучылар, учаклары җылысы белән балаларны гына түгел, туганнарны да тартып, җылытып яшәүчеләр.
Бик матур аралаштык, истәлекләр белән уртаклаштык, ярышып та алдык, җырлап та утырдык.