Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халык батырлыгы - мәңгелек

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы очрашу. Әдәби-музыкаль композиция әзерләдек, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз турында кыскача мәгълүмат бирдек, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, тыл ветераннарын, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән котладык. Җитәкчеләр, хөрмәтле авылдашыбыз Хәбибуллин Р.И.,  һ.б. чыгыш ясадылар. Тыл ветераны, сугыш ятиме Саимә апа Сөләйманова истәлекләре белән уртаклашты.