Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Батырлар юлыннан

Түбән Кама шәһәре һәм районында 6 майда Бөек Ватан сугышы Геройлары – райондашларыбыз хөрмәтенә аларның туган авылларына автомотопробег оештырылды. Алар безнең авылга да керделәр, без исә әзерләнеп көттек. Һәйкәл янында батырлык сәгате үтте. Авылдашыбыз, Дан орденнарының тулы кавалеры Ибраһимов Гарифның тормыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләдек. Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз турында кыскача мәгълүмат бирдек, алар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан иттек, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, патриотик җырлар башкардык, җитәкчеләр чыгыш ясады.