Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Кунакчыл йортта кунаклар бар

“Чордашлар” клубы активистлары белән кунаклашу бәйрәме әзерләдек, кунакка Тоба авылы мәдәният йортының үзешчәннәрен чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләрен күтәреп сәламләү җырын җырлап килеп керделәр, аларны без хөрмәтләп каршы алдык. Татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадык, биеп тә, җитезлектә дә, зирәклектә дә ярыштык, һәр ике як үзләренең талантларын да күрсәтте. Әзерләп килгән барлык ризыклар Татар ашлары елына багышланган күргәзмәгә куелды,”Мич”тә бәлеш тә пеште, самавырлар кайнап утырды. Соңыннан күргәзмәдәге ризыклар белән чәй эчтек.