Кирлемәннең Тукай иленә сәяхәте
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Тукай туган көнне шагыйрьнең әкиятләренә багышланган әдәби уен үткәрдек. Тукай турында алар аңларлык кыскача мәгълүмат бирдек. Келәм-самолетка утырып Тукай әсәрләре иленә сәяхәт кылдык. Уенның төп геройлары – Кирлемән, Шүрәле, Су анасы булды.