Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Киләчәккә барсын гармун моңы

Кичәбез борын-борыннан килгән, әби-бабаларыбызның, татар халкының яраткан уен коралы, моңлы киңәшчесе, тормышка ямь, хезмәткә дәрт өстәүче уен коралы гармунга багышланды. Гармунга ияреп тарих битләрен актардык, кичке уен күренеше, Г.Әхмәтшинның "Тальян гармун" спектакленнән өзек, С.Кадыйровның "Тальян гармун" хикәясе буенча инсценировка күрсәттек. Кичәдә районның алты авылы гармунчылары, җырчылар, биючеләр чыгыш ясадылар