Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ретро китаплар - китапханәнең алтын хәзинәсе

“Пушкин картасы” федераль программасы кысаларында үткәрелгән чираттагы чара китапханәбездә саклана торган ретро китапларга – әби-бабаларыбыз укыган китапларга багышланды. Кеше тормышында китапның роле, аны укуның әһәмияте турында сөйләп башладык. Татар китабының тарихын искә төшердек. Язу үрнәкләре, кулъязма китаплар, беренче басма китаплар, татарларда алфавитларның алышынып торуы (гарәп имласы, латин графикасы, кириллица) һ.б. турында сөйләп татар китабы тарихыннан мәгълүмат бирдек. Китапханәбездә саклана торган 100 еллык китаплар белән таныштырдык. Алар арасында 19 гасырда басылган “Мөхәммәдия” китабы, калын законнар җыентыгы,  гарәп телендәге 1903 елдан башлап төрле эчтәлектәге, хәтта география дәреслеге, 1929 елдан башлап латин телендә бастырылган төрле эчтәлектәге (“Физика курсы” дәреслеге дә бар) китаплар белән танышу укучыларга кызыклы булды.