Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Толларның да бар җаны

“Чордашлар” клубында чираттагы аралашу кичәсе “Толларның да бар җаны” дип аталды һәм Гаилә елына, якынлашып килүче Хатын-кызлар көненә багышланды. Бу юкка гына түгел. Клуб әгъзаларының күбесе толлар, ирләрен югалткан, балалары өчен әти дә, әни дә булган апалар, аралашуны тансыклап кичәләргә йөрүчеләр. Ш.Җиһангирова, Э.Шәрифуллина, Н.Сафина, Р.Миңнуллин шигырьләрен укыдык, фикер алыштык, истәлекләр барладык. Чордашыбыз Әнисә Фәрхетдинованы 70 яшьлек юбилее белән котладык.