Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Мин кулыма китап алам

Укыган китапларга багышланды. Яңартылган китапханә белән таныштырдым, ремонт барышы турында сөйләдем. Алдагы планнарны җиткердем. Хөрмәтле кунак – Зәй районы Имәнлебаш авылыннан килгән Рәзинә апа Ахунова белән таныштырдым. Гомер буе журналист булган, Зәй радиосында эшләгән Рәзинә апа Имәнлебаш авылы, Таҗетдин Ялчыгол турында белгәннәрен сөйләде. Очрашуның калган өлешендә китап укучы “әби” Әхмәтова Ләйсиянең укучы бенефисы булды. Аның формуляры, укыган китаплары белән таныштырдым, үзенә сүз бирдем. Ул үзендәге автографлы китапларны күрсәтте, үз тормышында китапның роле,  Казанда үзе катнашкан әдәби кичәләр турында сөйләде.(Ул К.Булатова, Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа белән якыннан аралаша). Бик эчтәлекле очрашу булды.