Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Н.Ф.Кайманов - батырлык үрнәге

5 нче сыйныф укучылары китапханәгә килде. Китапханә белән , китап уку кагыйдәләре белән таныштырдым.

24 сентябрьдә Н.Ф.Каймановның тууына 110 ел тула. Н.Ф. Кайманов – Советлар Союзы Герое исеменә Татарстаннан иң беренче лаек булган батыр якташыбыз. Аның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләдем. Аның турында китапханәдә булган китаплар, г.-ж. материалларыннан төзелгән альбом белән таныштырдым.