Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Авыл хуҗабикәсе

Безнең авыл җирлегендә Березовая Грива авылы болынында районыбыз хатын-кызларының елда үткәрелә торган "Авыл хуҗабикәсе" бәйгесе үткәрелде. Без, хуҗалар буларак бәйге үтәсе урынны әзерләдек, кунакларны каршы алдык, сыйладык.  Безнең авыл җирлегеннән быел бәйгедә катнашучы балалар бакчасы тәрбиячесе Бикчәнтәева Резедага әзерләнергә булыштык, бәйге барышында аның өчен "җан аттык".