Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Артист та, драматург та.

Каенлы мәдәният йортында татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал, Туфан Миңнуллин исемендәге премияләре лауреаты Данил Хәбибрахман улы Салихов белән очрашу кичәсе узды. Очрашуда авыл кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Бер сулышта үткән бу кичәдән, чыннан да, Данил Салихов күпкырлы талант иясе булуына тагын бер кат инандык: ул артист та, җырчы да, драматург та, прозада да үзен сынаган, башкорт һәм каракалпак телләреннән әсәрләр тәрҗемә иткән. Истә калырлык очрашу булды.