Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Татар халкының милли мирасы

9 ноябрьдә Каенлы авылы “Ромашка” балалар бакчасында район методик берләшмәсенең “Татар халкының милли мирасы” дигән темага күчмә семинары үтте. Чакыру буенча без, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштык. Китапханәче Флера Гарипова үзе чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар турында “Бизәү төре – чигү сәнгате” дигән темага чыгыш ясады, килен алъяпкычлары турында сөйләде.