Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Фольклордан - әдәбиятка.

20 октябрьда «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап, “Фольклордан - әдәбиятка” дигән уен-сәяхәт үткәрелде. Фольклор - Әдәбият дигән көчле, кодрәтле, гүзәл елганың сугаручы чишмәсе, башлангычы булып тора. Күп кенә язучылар, бу искиткеч чишмәнең татлы суын авыз итеп, үз әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан төрле образлар, мотивлар, жанрлар кулланганнар. Без дә укучылар белән әз генә булса да бу татлы судан авыз иттек. Уен барышында катнашучылар халык авыз иҗаты белән бәйле күп кенә сорауларга җавап бирделәр, тизәйткечләр әйтеп тә ярыштылар.