Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Язучы да Алиш, батыр да.

15 сентябрьдә күренекле татар язучысы Абдулла Алишның туган көне, аның тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан китапханәгә экскурсиягә килгән беренче сыйныф укучылары өчен әдәби танып-белү сәгате үткәрдек. Аларны Алишның тормыш юлы, иҗаты белән кыскача гына таныштырганнан соң әкиятләренә тукталдык. “Куян кызы”, “Чукмар һәм Тукмар” әкиятләрен рольләргә бүлеп уйнадык.