Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яратырга килдек без бу җиргә.

Татар халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулды. Шул уңайдан ачык һавада “Яратырга килдек без бу җиргә”дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Җырчыларыбыз шагыйрьнең 15 ләп җырын башкардылар, алар шигырьләрен укып бәйләп алып барылды. Күренекле татар композиторлары Роберт абыйның йөздән артык шигыренә көй язган, алар һәркемнең күңеленә үтеп керерлек җырга әйләнгән. Аның әниләргә багышлап язган җырлары гына да егермеләп. Бу кичәгә килүчеләр яраткан җырларын тыңлап хозурланды, кушылып җырлап та утырды.