Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Милли бизәкләр.

17 июль – Бөтенрәсәй бердәм фольклор көне. Шул уңайдан акциягә кушылып балалар бакчасында нәниләр өчен “Милли бизәкләр” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрдек. Балаларны татар халкының киемнәрен башка милләтләрдән аерып торучы милли бизәкләр турында сөйләдек, күрсәттек. Алар белән җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар уйнадык, әкият сөйләдек.