Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Дәһшәтле еллар хатлары

Вакыт үткән саен без дәһшәтле сугыш елларыннан ераклашабыз. Ләкин илебез, халкыбыз язмышындагы бу зур сынау елларын безнең онытырга хакыбыз юк. Солдат хатлары - сугыш турында хатирәләр, алар безне тынычлыкның кадерен белергә өндиләр. Китапханәдә фронт хатларына багышланган күргәзмә-инсталляция әзерләнде. Анда китапханә архивындагы авылдашларыбызның фронттан язган хатлары да урын алды.