Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Безнең гаилә тормышында - сугыш.

“Чордашлар” клубында сугышта катнашкан әтиләребезгә, туганнарыбызга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап хәтирәләр кичәсе үткәрдек. Авыр сугыш һәр гаиләдә тирән яра калдырды. Килгән һәр хатын-кыз сугыш авырлыгын  кичергән якыннарын искә алып хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда сугыш ятимнәре Хәмидуллина Назимә апа, Зарипова Мәүҗидә апалар да катнашты.