Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шигърият көне

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көндә Түбән Кама шәһәренең уку һәм ял паркында үткән шигърият көнендә безнең китапханәче Флера Гарипова да катнашты. Кол Гали исемендәге китапханә китапханәчеләре белән бергә "Татар кунакчыллыгы" мәйданчыгында кунаклар "кабул итте", "Чигү - сәнгатьнең бер төре" дигән исем астында үзенең чиккән кул эшләре - сөлгеләр, килен алъяпкычларын тәкъдим итте.