Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шүрәле эзләре буйлап.

Пушкин картасы проекты кысаларында “Шүрәле эзләре буйлап” дигән квиз уены үткәреп,  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗаты турында яшүсмерләрнең белемнәрен барладык. Яшьләр,  ике төркемгә бүленеп, шүрәле эзләренә куеп калдырган биремнәрне үтәп белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр, ярыштылар һәм шүрәлегә барып җиттеләр. Иң күп белүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.