Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шушы яктан, шушы туфрактан без

17 апрельдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән Каенлы урта мәктәбе укучыларының очрашуы уздырылды. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби кичәдә якташ шагыйрәләр: шушы мәктәпне тәмамлаган Рәсимә Нәбиуллина, Асия Сафина, Кызыл Чапчакта туып-үскән Фәнүзә Сабирова катнаштылар. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә мөдире Әнфисә Фәйзетдинова аларның иҗаты белән таныштырып, шагыйрәләрнең чыгышларын матур итеп бәйләп алып барды. Укучылар каләм осталарының берничә шигырен яттан сөйләделәр. Әлеге очрашу Тукай декадасы кысаларында узды.