Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сабырлык ул - Аллаһы тәгалә биргән зур нигъмәт

Авылыбыз мөслимәләре белән тәрбияви, дини кичә үткәрдек (район мөслимәләр оешмасы тәкъдиме буенча). Кичәгә районыбызның татар авылларыннан, Түбән Кама шәһәреннән дә кунаклар күп килде. Һәр уңышлы эшнең башында сабырлык тора. Сабырлыктан башка берни дә эшләп булмый. Кичә дәвамында шушы теманы һәрьяклап ачтык: Коръәннән аятьләр, балалар чыгышы, мөнәҗәтләр, дини риваятьләр һәм хикәятләр, авыл тарихыннан һәм авылдашларыбызның тормышыннан мисаллар ( сугыш ятимнәре, хаҗ кылучылар, озак еллар кайната, кайнана белән яшәгән киленнәр һ.б.) Презентация күрсәтелде. (Теманы китапханәче сайлады, сценарий төзеде һәм алып барды).