Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тибрәнә җыр күңелдә

«Чордашлар” клубында чираттагы очрашуны җырга, җыр иҗат итүчеләргә багышладык.1 майда күп җырлар авторы Мансур Шиһаповка 75 яшь тулды, 23 майда композитор Фасил Әхмәтовның тууына 80 ел була. Бу очрашуыбыз шушы яраткан җырларыбыз авторларына багышланды. Күргәзмә әзерләдек, шуның буенча аларның тормыш һәм иҗатларына күзәтү үткәрдем, кызыклырак истәлекләрне кычкырып укыдым. Караокега аларның җырларын җырладык, “Көйне тап”, “Җырның исемен әйтегез” уеннарын  уйнадык.