Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Балалар китабы - серле дөнья

Балалар китабы атналыгы уңаеннан  урта мәктәптә һәм балалар бакчасында үткәрелде 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне, аның тарихы турында сөйләнде. Г.-Х.Андерсен, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, әкиятләре турында викторина булды. Балаларны 2016 ел китабы бәйгесендә җиңгән һәм Түбән Кама язучыларының яңа балалар  китаплары белән таныштырдык. Соңыннан 6 класс укучылары көче белән әзерләнгән Ф.Садриевның “Аппаккай”(2013) китабыннан “Мактандылар” сәхнә әсәре күрсәтелде.