Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Язгы ташкыннарга уралып...

"Әдәбият корабы" проекты кысаларында "Язгы ташкыннарга уралып..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Очрашуда Түбән Кама шәһәрендә яшәп, эшләп, иҗат итүче язучылар Нурулла Габдуллин, Анастасия Усачева, Рушания Габбасова катнаштылар. Аларның тормыш юлы, иҗаты белән үзәк китапханәдән Әнфисә Фәйзетдинова таныштырып кичәне алып барды, авторлар үзләренең шигырьләрен укыдылар, китапханәче Алсу Вәлиуллина матур җырларын бүләк итте.