Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Һәрбер һөнәр мактаулы

Түбәнкаманефтехимга 55 яшь тулу һәм һөнәр сайлаучыларга ярдәм итү йөзеннән мәктәп укучыларына кызыклы очрашу оештырдык. Әлеге чарага нефтехимия ветераны Гүзәлия Таҗетдин кызы Яруллина чакырылды. Ул үзе сайлаган химик (аппаратчик) һөнәре, хезмәт иткән химия заводлары, үз һөнәреңне яхшы башкару өчен фәннәрне тырышып өйрәнү зарурлыгы һ.б. турында кызыклы итеп сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.