Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Песи, песи, пескәем...

Барлык балаларның яраткан хайваны – песидер. Яратмыйча мөмкин түгел аларны. Песиләр күп вакыт гаиләнең бер члены кебек яшиләр. Балалар белән песиләр, аларның токымнары турында сөйләштек, төрле кызыклы сорауларга җаваплар тыңладык. Балалар үзләренең мәчеләре турында сөйләделәр. Кунакка Мәликәнең песие Тиграш та килгән иде.