Халкыбызның күңел хәзинәләре
Мәдәният йортында авылдашларыбызның җан җылыларын биреп, күз нурларын түгеп эшләгән кул эшләре күргәзмәсе эшли. Кул эшләре – хатын-кызларыбызның осталыгына һәйкәл! Туган якны өйрәнү сәгатендә нәниләрне күргәзмә ярдәмендә халкыбыз мирасы белән таныштырдык, уйнап, җырлап та алдык.