Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр
Халкыбыз хак исламны 1100 ел элек үз теләге белән кабул иткән, фарыз булган намаз-догалар белән генә чикләнмәгән, дини хикәяләр, бәетләр, мөнәҗәтләр чыгарган. “Чордашлар” клубында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек, татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрнең күңелләренә якыннарын катнашучылар көйләп әйттеләр.