Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шагыйрь гомере - халыкта

Башта гомумән шигърият турында сөйләдем. Аннан соң “Дөреслә” дигән кызыклы викторина үткәреп балалар шигъриятен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшердем. Кичәнең икенче бүлегендә балалар бакчасында эшләүчеләр арасында яттан шигырь сөйләү буенча конкурс булды. Күбесе М.Җәлил шигырьләрен сайлаганнар иде. Конкурста зурлар төркеме тәрбиячесе Тимерханова Л.Р. җиңү яулады. Бакча мөдире Ильясова Р.И. үзе конкурстан тыш күп кенә шигырьләрне яттан сөйләде. Соңыннан катнашучылар бүләкләнде.