Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Раштуа утырмасы

Раштуа – христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Алар өчен бу бәйрәм – кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар, юраулар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар. Авылыбызда төрле дин вәкилләре яшиләр. Без үзебезнекен тотабыз, аларныкын хөрмәт итәбез, шуңа күрә дус, тату гомер кичерәбез. Бу көнне үзебезчә искә алдык, раштуа традицияләрен, аның белән бәйле йола уеннарын, юрауларны искә төшердек.