Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тылсымлы сандык

. “Ромашка” балалар бакчасының зурлар төркеменә китапханәче тылсымлы сандык белән килгән. Ниләр генә юк анда?! Тик тәртип урнаштырырга кирәк. Сандыктан чыккан кыргый һәм йорт хайваннары уенчыклары, рәсемнәрен танып, алар турындагы әкиятләрне искә төшерделәр. Иң соңыннан алынган “Өч аю” әкиятен, андагы геройларның исемнәрен искә төшереп кенә калмадылар, кычкырып та укыдылар. Сандыкта тәртип урнашты.