Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Без бергә

 Без бергә!" акциясенә кушылып һәм инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикле булган Боярова Ангелина һәм китапханәнең актив укучысы Мостафина Фәридә Гусам кызынаң өенә бардык. Бүләкләр-күчтәнәчләр, китаплар, газета-журналлар алып бардык, хәлләрен сораштык, авыл яңалыклары белән таныштырдык, яшьлекне искә төшердек, күңелле итеп сөйләшеп утырдык.