Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Без төрлеләр, ләкин без бергә

. “Хорошо, что есть каникулы!” акциясе кысаларында балалар өчен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дуслыкка багышланган әңгәмә-уен үткәрелде. Дус, дуслык төшенчәсе, кызлар-кызлар, малайлар-малайлар, егет-кызлар, кеше һәм табигать, милләтләр, илләр арасындагы дуслыклар турында сөйләштек, шигырьләр укыдык, мәкальләр әйттек, “дуслык йомгагы” ярдәмендә бер-беребезгә матур сүзләр әйтештек. Әкият, мультфильмнардагы геройлар – дусларны санадык, дус балаларга якты нурларын сибеп торучы күңелле, шәфкатьле, бәхетле кояш аппликациясе ясадык.