Әкиятләр дөньясында
Нәниләрнең китапка тартылуы әкиятләрдән башланадыр. Мавыктыргыч эчтәлек, күз явын алырлык рәсемнәр... "Ромашка" балалар бакчасының нәниләр төркемендә, китапка кызыксыну уяту максатыннан, "Әкиятләр дөньясында" дигән әдәби-тәрбияви сәгать үткәрелде. Төп герое хәйләкәр төлке булган әкиятләрне искә төшердек, кычкырып та укыдык. Балаларга бигрәк тә китапларны кулларына алып, актарып, рәсемнәрен карау ошады.