Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тау күрке - таш, кыз күрке - чәч

8 март бәйрәме уңаеннан укучы кызлар өчен кичә үткәрдек. Бәйрәм белән котладык. Алга таба кичәне "Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге, сафлыгы толымына карап беленә",- дигән халык әйтеменә нигезләнеп алып бардык: элек-электән татар кызларының чәчләре нинди булган, чәчне тәрбияләү буенча киңәшләр һ.б.  Кечкенә кызлар һәм зурраклары арасында бәйге оештырдык: үзләреннең чәчләрен (прическаларын) күрсәтү, кечкенәләр зурракларына чәчләрен үреп прическа ясау, зурраклар кечкенәләргә шаян прическа ясау, иң озын чәчле кыз. Аларны ярыштырып җитезлектә дә сынадык. “Кызлар матурлыгы нәрсәдә?” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Соңыннан бәйгегә йомгак ясап бүләкләдек, бәйрәм чәе белән сыйладык.