Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яшә һәм авырма

Аралашу клубында кичә сәламәт тормыш рәвешенә багышланды. Озак һәм сәламәт тормышта ничек яшәргә? Шул турыда фикер алыштык. Әлфия Сәхәбиева “Ислам дине – сәламәтлеккә бик игътибарлы дин”, Фәридә Мостафина “Чын дуслар – витаминнар”, Фәүзия Әхмәтшина “Алтын бөртекләре – дару үләннәре”, “Үлән чәйләре”, Разия Якупова “Сөлекнең файдасы” ,  башкалар үзләре кулланган халык медицинасы, авыл фельдшеры Рәфинә Сәләхова 50 үткәннәр сәламәтлегендә үзенчәлекләр турында сөйләделәр. “Саулык үз кулыбызда”(дару үләннәре), “Яшә һәм авырма” күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Соңыннан үлән чәйләре эчертеп якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладык.