Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Алмасы да алмасы, бик күп аның файдасы

Барыбыз да яратучы алма, аның туган җире, сортлары, файдасы, алмадан әзерләнгән ризыклар турында бик күп мәгълүматлы алма бәйрәме үткәрдек. Һәркайсының үзләрендә үсүче алма сортлары, алмадан нинди ризыклар әзерләве турында да белдек. Алма сүзе кергән җырлар да җырладык, мәкаль-әйтемнәрне искә төшердек, алма белән уеннар да уйнап алдык.