Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Т.Ялчыгол исеме белән бәйле урыннарга экскурсия

24 яшеннән гаиләсе белән Мамадыш районыннан Каенлыга килеп 7 ел яшәгән мөгаллим, табиб, дин әһеле, тарихчы, галим, язучы Таҗетдин Ялчыгол эзләреннән аның белән бәйле истәлекле урыннарга бардык. Мәдәният идарәсе автобус бирде. Имәнлебаш авылындагы аның каберененә зират кылдык. Мин юл буена аның турында сөйләп бардым. Зәй шәһәрендә быел аңа истәлек билгесе (һәйкәл) ачылган иде. Мин аның авторы һәм ул истәлек билгесе нәрсәләрне эченә алган – шул турыда сөйләдем. Ялчыголның оныгы Гамир Госман улы Таҗетдинов белән очраштык. Ул безгә кызыклы мәгълүматлар китерде. Үзәк китапханәдә булдык. Үзәк мәчеттә Сәгыйть хәзрәт Камалов белән очраштык. Ул Ялчыголның тормышын өйрәнүне дәвам итә, үзләрендә булган материаллар белән таныштырды, китапханәгә Т.Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабының соңгы басмасын бүләк итеп барде.

  “Чордашлар” клубы членнары сәяхәттән бик канәгать калдылар.