Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Без - Каенлылар!

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында Каенлы авылы көне үткәрелде. Анда авылдашларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Авылдашыбыз, депутат, шәһәр электр транспорты берләшмәсе җитәкчесе Хәбибуллин Р.И. очрашуны башлап җибәрде. Кичә концерт формасында, җырлар, биюләр белән үрелеп барды, Ф.Бүләкованың "Әбиләргә тагын ни җитми" спектакленнән өзек, Каенлы авылы турында презентация күрсәтелде. Аерым игътибарга "Кунаклашу" фольклор күренеше лаек булды. Каенлылар бик күп күчтәнәчләр, татар халык ашлары әзерләп килгәннәр. Хуҗалар белән кара-каршы басып, кунакка килү күренешен күрсәттеләр. Сценарийның авторы һәм алып баручы - Ф.Гарипова. Кичәне НТР һәм "Эфир" каналлары төшерде.