Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Карлыганның кырык файдасы

14 июль – Карлыган көне. Шул уңайдан “Чордашлар” клубы әгъзалары өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Җәй уртасы җитте, карлыган, кура җиләге өлгерде. Карлыган элек-электән халыкта да, медицинада да иң файдалы, витаминнарга бай җимеш саналган. Аның хәтта яфрагы да витаминнарга бай икән. Карлыганның төрләре, файдасы турында  сөйләштек, һәркем үзе карлыганнан ясый торган варенье, джем, компот һ.б. рецептлар белән бүлеште.