Бәхетле балачак
1 июнь – җәйнең беренче көне, Халыкара балаларны яклау көне дә. Шул уңайдан балалар бакчасында “Бәхетле балачак” дигән уенлы программа үткәрелде. Шат күңелле клоуннар балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, биеттеләр, төрле ярышлар оештырдылар.