Әкият илендә уйный-уйный үсәбез
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әкият илендә уйный-уйный үсәбез” дигән мәгълүмати-уенлы программа үткәрдек. “Шалкан” әкиятен рус һәм татар телләрендә искә төшердек, аннары рольләргә бүлеп театральләштереп уйнадык. Бу балаларга бик ошады. Соңыннан “Мәче белән тычкан” һ.б. уеннар уйнадык.