Туй күлмәге - гомерлек
“Туй күлмәге” җырын ишеткәндә, туй күлмәге кигән кәләшләрне күргәндә күңелләр тула, ирексездән күзләргә яшьләр килә. Бигрәк тә хатын-кызларның. Очрашуда катнашучылар үзләренең туй көннәре, туй күлмәкләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кайберләре туй күлмәкләрен кадерле ядкарь итеп әле дә саклыйлар икән.