Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Таныш булыгыз - Гагарин!

12 апрельдә космоска беренче кеше очканга 60 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә “Кеше галәмгә юл ача” дигән китап күргәзмәсе әзерләдек, аның янында беренче космонавтка багышлап “Таныш булыгыз – Гагарин” дигән әңгәмә-портрет үткәрдек. Китапханә архивында сакланучы газета-журнал материаллары тупланган альбомнарны кулланып Юрий Гагарин, аның балачактан космонавткача үткән юлы, әнисе, гаиләсе белән таныштырдык.