Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Карга боткасы

Башлангыч классларда укучылар, балалар бакчасының зурлар төркеме өчен борынгыдан килгән фольклор бәйрәм – “Карга боткасы үткәрелде. Балалар хуҗаларга теләкләр теләп боткага төрле ярмалар, сөт, май җыйдылар. Бу бәйрәмнең тарихын искә төшердек, такмак-такмазалар әйтеп теләкләр теләдек, җырладык, биедек. Балалар бик теләп уен-ярышларда катнаштылар. Казанда ботка пеште. Балалар тәмле ботка ашап кайнар чәй эчтеләр. Каргаларга да өлеш чыгардылар.