Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Солдат хатлары

Урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен “Солдат хатлары” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Һәр туган яңа көн безне авыр сугыш елларыннан ераклаштыра бара. Җиргә Бөек Җиңүнең 76 нчы язы килә. Ләкин илебез, халкыбыз кичергән бу дәһшәтле елларны безнең онытырга хакыбыз юк. Солдат хатлары, прикладка яки тез өстенә куеп ут тынып торганда язылган фронт хатлары ул елларның тарихи истәлеге, шаһиты булып сакланалар.